Кадерле педагоглар, хөрмәтле педагогика хезмәте ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!
Укытучының эше тирән рухи эчтәлеккә ия, бу һөнәр үз эшеңә чын күңелдән бирелгәнлек, көч, игелек, зирәклек, искиткеч сабырлык һәм кешелеклелек таләп итә!
Укытучы һөнәре - ул һөнәр генә түгел, ул - күңел яткан эш тә, сәләт тә!
2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителү һәр кешенең тормышында укытучының ролен һәм педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану булды.
Мәгариф системасын камилләштерү дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора, чөнки нәкъ менә педагоглар милләтнең рухи нигезен һәм киләчәк идеалын формалаштыра.
Татарстан Республикасы педагогика мәктәбе Россия Федерациясендә бәхәссез абруйга ия һәм бу сезнең һәрберегезнең казанышы һәм өлеше!
Татарстан мәгарифенең данлы традицияләрен, методик базасын формалаштыруда педагогика хезмәте ветераннары аерым роль уйный, аларның күбесе бүгенге көнгә кадәр яшь буын укытучыларының остазлары ролендә сафта әле.
Укытучылар көне - безнең үсешебезгә йогынты ясаган һәр педагогка һәм остазга, безгә киләчәк һөнәребезне билгеләргә ярдәм иткән, безне игелекле һәм кыю, җаваплы, намуслы һәм гадел булырга өйрәткән, үзләрен белем бирүгә багышлаганнарга да, димәк, җәмгыятькә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе файдасына хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен тагын бер мөмкинлек!
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим!
Татарстан Республикасы Р.Н. Миңнеханов.