Казанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булды һәм Татарстан Республикасының инвестицион, сәнәгать һәм икътисадый потенциалы белән танышты. Үзбәкстан Президентын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Татарстан икътисадының төп тармаклары турында Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 1 18,9 млрд. доллар дип бәяләнә. Узган ел Үзбәкстан белән товар әйләнеше 50%ка арткан һәм 2 290 млн. доллар тәшкил иткән. Быелның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә күләме тагын 30%ка арткан. Татарстан Үзбәкстан төбәкләре белән актив хезмәттәшлек итә. Сәүдә-сәнәгать палаталары, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре һәм оешмалары: «КАМАЗ», «Химград», «Алабуга» МИЗ, «Мастер» КИП, «Эйдос», КФУ һ. б. белән эш алып барыла.
Уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Әйтик, узган ел Үзбәкстанда «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы ачылган - Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты. Үз ишекләрен Казан федераль университетының Җизак шәһәрендәге филиалы ачкан. Шулай ук Җизакта быел апрель аенда икенче уртак технопарк ачылган.
Күргәзмәдә барлыгы 70 компания һәм республиканың югары уку йортлары тәкъдим ителгән. Казан вертолетлар заводы медицина модуле булган «Ансат» вертолетын тәкъдим итте. Канатлы машина үз классында иң сыйдырышлы кабинага ия, бу пациент һәм авыруны озата баручы медиклар өчен тулы медицина реанимация модулен урнаштырырга мөмкинлек бирә. Бүген "Ансат"лар бөтен ил буенча медицина эвакуациясе өчен кулланыла. Милли санитар авиация хезмәте мәнфәгатьләрендә бүгенге көнгә 28 вертолет тапшырылган.
«Алабуга» МИЗ стендында Шәүкәт Мирзиёевка «Алабуга Политех» проекты турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, белем бирү үзәге югары квалификацияле белгечләр әзерләү максатыннан төзелгән. Үзәкнең максатчан куәте елына 10 мең кеше. Дуаль укыту программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында укучылар көннең беренче яртысында «Алабуга» МИЗ резидент-заводларының иң яхшы инженерлары остазы кул астында заманча җайланмаларда белем алалар, ә икенче яртысында урта махсус белем бирү учреждениеләрендә фәннәрне өйрәнәләр. Шул ук вакытта алар компаниянең юнәлеш бүлекчәләрендә стажировка үтәләр.
Үз экспозициясендә «КАМАЗ" ГАҖ берничә автомобиль моделен тәкъдим иткән. Алар арасында: утыргычлы тартучы машина, самосвал, электробус, шулай ук «КАМАЗ-Мастер» командасының спорт йөк машинасы.
«РариТЭК Холдинг», «ПО ЕлАЗ», «СОЛЛЕРС», «ТНГ-Групп», «ЯЛКЫН», «КМПО», «Казанкомпрессормаш», «Алабуга аккумулятор заводы», «Таткабель» һәм башка компанияләр үзләренең техникасы һәм җитештерелгән җайланмалары үрнәкләрен тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Татарстанның авыл хуҗалыгы техникасы, дару препаратлары, төрле химик һәм нефть химиясе эшләнмәләре, микроэлектроника тәкъдим ителгән. Иннополис «Иннополис» МИЗ резидент компанияләренең хәл ителешләрен тәкъдим иткән.
Күргәзмәне караганнан соң Шәүкәт Мирзиёев, Денис Мантуров һәм Рөстәм Миңнеханов «Россия-Үзбәкстан» төбәкләренең III форумына йомгак ясадылар. Чарада Россиянең 19 төбәгеннән һәм Үзбәкстанның 12 өлкәсеннән 700дән артык бизнес вәкиле катнашты. Эшлекле программа кысаларында транспорт-логистика, сәнәгать, туризм һәм яшьләр өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре тикшерелде.