Роман Шәйхетдинов: «Александр Тормасовның академик абруе Иннополис Университетының ныклы нигезе булды»

04.10.2023

Унбер ел Иннополис Университетының академик җитәкчесе ролендә булганнан соң, Россия ИТ-югары уку йортының беренче ректоры Александр Тормасов вазыйфасыннан китә һәм үзен тулысынча фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлаячак. Яңа ректор кандидатурасы оештыручылар арасында килештерү уза.

Александр Тормасов, Иннополис Университетының беренче ректоры: "Иннополис Университетын булдыру башлангычында торуы һәм аны ачуга күп көч һәм энергия кертүем белән горурланам. ИТ-югары уку йортында эшләгән елларында мин фәнни тикшеренүләр үсешенә һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә ярдәм итәргә тырыштым, шулай ук студентлар, укытучылар һәм хезмәткәрләр өчен уңайлы атмосфера булдырырга да тырыштым. Ләкин яңарышлар һәм яңа идеялар вакыты җитте."

Университет командасы Александр Тормасов белән 11 ел эшләү дәверендә шактый нәтиҗәләргә ирешкгән. Хәзер Университет бренды Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле һәм күренекле. Иннополис университеты - Россиянең ИТ-югары уку йорты, монда 35 илдән 1200дән артык студент халыкара укытучылар командасыннан белем ала, үз ясалма интеллект институты һәм алдынгы инженерлык мәктәбе бар, анда хезмәткәрләр эре индустриаль компанияләр белән 450дән артык проектны гамәлгә ашыра, ә фәнни хезмәткәрләр 18 тикшеренү лабораториясендә һәм 9 үсеш үзәгендә эшли. Югары уку йорты Россия һәм халыкара рейтингларда алдынгы позицияләрне биләп тора, профессорларның мәкаләләре дөнья фәнни бергәлегенең төп журналларында басыла.

Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары: «Иннополис Университеты 11 ел эчендә яхшы нәтиҗәләргә иреште: узган ел абитуриентларның БДИ уртача баллы буенча илнең беренче югары уку йорты булды, ә быел исә ул өч яңа торак корпус төзү хисабына шактый киңәйде. Бүген университетта дөньякүләм танылган профессорлар укыта, ә чыгарылыш укучылары студентлар эскәмиясеннән үк ИТ-бергәлек тарафыннан таләп ителә. Иннополис Университеты оешкан беренче көннән аның алыштыргысыз ректоры булып Александр Тормасов кала, аның академик абруе Россиянең яңа югары уку йорты барлыкка килүнең ныклы нигезе булдыа. Сезгә, Александр Геннадьевич, Иннополис Университеты үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәм һәм сезгә югары казанышлар һәм яңа һөнәри биеклекләр телим!»

Югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен Александр Тормасов Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.


ТР Премьер-министры урынбасары Р.А. Шәйхетдинов Аппараты