Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Әңгәмәдәшләр Иннополис Университетын алга таба үстерү һәм ИТ-белгечләр әзерләү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Александр Тормасовка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Бүләк югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлек өчен бирелә.