Бүген Татарстан Үзбәкстан партнерлары белән, беренче чиратта, икътисад һәм инвестицияләр өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Хоҗаев катнашты.
Утырыш башлангач ук Денис Мантуров форумда катнашучыларга һәм кунакларга Владимир Путинның сәламләвен укыды. "Сезнең форум - төбәк һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре, бизнесменнар, фән, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашында турыдан-туры диалогның нәтиҗәле механизмы. Игътибар үзәгендә сәнәгать, сәүдә, транспорт, логистика, туризм һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендәге үзара эшчәнлекнең төрле аспектлары. Барлык бу юнәлешләрдә дә яхшы нигезләр бар, һәм хәзер уртак эшнең яңа, перспективалы формаларын һәм ысулларын эзләү мөһим бурыч булып тора», - диелә Россия Президентының сәламләү текстында.
Шәүкәт Мирзиёевның сәламләвен Җәмшид Хоҗаев укыды. Үзбәкстан Президенты билгеләп үткәнчә, форум үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм бүген Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да тирәнәйтү буенча перспективалы идеяләр һәм гамәли тәкъдимнәр кертүнең җитди платформасына әверелде. "Быелгы очрашуны уздыру урыны итеп Казан сайлануы тирән символга ия. Тарихи яктан бу шәһәр Үзәк Азия белән сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм фәнни-белем бирү алмашуларын үстерүдә мөһим роль уйный. Хәзерге вакытта, бигрәк тә соңгы елларда, Үзбәкстанның Татарстан белән мөнәсәбәтләре, Россия Федерациясенең башка субъектлары кебек үк, хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсенә ирешә бара», - дип билгеләп үтә Шәүкәт Мирзиёев үзенең сәламләү сүзендә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлегенә шат. "Бу эштә безнең дәүләтләр Президентлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзиёевның аерым казанышы. Бүген Казанда илебез төбәкләренең вәкиллекле делегацияләрен кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. Төбәкләрнең турыдан-туры эшлекле элемтәләрен һәм гамәли хезмәттәшлеген җайга салу һәм ныгыту - дәүләтара мөнәсәбәтләрнең мөһим өлеше», - диде Татарстан Рәисе.
Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумы Үзбәкстан Президенты Шәүкәтт Мирзиёевның Россиягә визиты алдыннан оештырылган. Сәфәре вакытында ул Татарстанга килергә планлаштыра. Бу Үзбәкстан Президентының Татарстанга тарихта беренче мәртәбә килүе булачак. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге мөһим вакыйга республикаларның хезмәттәшлеген үстерүдә яңа этапны билгеләячәк. "Безнең халыкларның мәдәни, дини һәм тел уртак тамырлары бар. Бу безгә бер - беребезне яхшырак аңларга ярдәм итә», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 50%ка арткан һәм 290 млн доллардан артып киткән. Быелның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә күләме тагын 30%ка арткан. "Без алга таба да товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән үзара тәэмин итү күләмен һәм номенклатурасын арттыру, уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эшләячәкбез. Моның өчен кирәкле һәрнәрсә бар», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул хәбәр иткәнчә, Үзбәкстанда Татарстан вәкиллеге эшли, ә Казанда Үзбәкстанның Генераль консуллыгы уңышлы эшләп килә. Үзбәкстан төбәкләре белән хезмәттәшлек үсеш ала. Казан һәм Ташкент, Сәмәрканд һәм Ферганә арасында туры авиаочышлар башкарыла. Сәүдә-сәнәгать палаталары, Татарстанның әйдәп баручы компанияләре һәм оешмалары линиясе буенча эш алып барыла. Мәсәлән, Үзбәкстанга «КАМАЗ» автомобильләре китерелә. Моннан тыш, Ташкентта автоүзәк, ә Сәмәркандта Чаллы автогиганты автомобильләрен җыю линиясе ачылган.
Узган ел Үзбәкстанда Татарстанның «Химград» АҖ һәм Үзбәкстан партнерларының уртак проекты булган «Чирчик» химия-индустриаль технопаркы ачылды. Үз ишекләрен Казан федераль университетының Җизак шәһәрендәге филиалы ачты. Шулай ук Җизакта быел апрель аенда икенче уртак технопарк ачылды. Хәзерге вакытта Бохара һәм Навои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру буенча эш алып барыла.
"Мәдәният, туризм, спорт, фән һәм мәгариф өлкәсендә Үзбәкстан белән хезмәттәшлегебез актив үсеш ала. Татарстан югары уку йортларында 2974 үзбәк студенты белем ала», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан вәкилләрен киләсе елда Казанда узачак зур халыкара чараларда - KazanForum һәм Киләчәк Уеннарда катнашырга чакырды. Киләсе елда Казанда булачак тагын бер мөһим вакыйга - БРИКС һәм БРИКС+ дәүләт башлыклары саммиты. "Ышанам ки, Үзбәкстан Республикасы БРИКС илләре белән актив хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынадыр", - диде ТР Рәисе.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов, Татарстан алга таба да Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүдә актив катнашырга әзер, дип белдерде.
Утырыш барышында Россиянең кайбер төбәкләре башлыклары һәм Үзбәкстан өлкәләре хәкимнәре төбәкара хезмәттәшлек тәҗрибәләре турында сөйләделәр, шулай ук партнерлык элемтәләрен алга таба үстерү өчен иң перспективалы юнәлешләрне билгеләделәр.
Россия һәм Үзбәкстан арасында III төбәкара хезмәттәшлек форумында Россиянең 19 төбәгеннән һәм Үзбәкстанның 12 төбәгеннән 700дән артык бизнес вәкиле катнаша. Форум эшлекле даирәләр һәм оешмалар, Россия һәм Үзбәкстан төбәкләре арасында транспорт-логистика, сәнәгать, туризм һәм яшьләр өлкәләрендә практик хезмәттәшлекне киңәйтү өчен үткәрелә.