Яңалыклар

20.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

19.09.2024

Бүген Лениногорск муниципаль районы Советының чираттан тыш кырык өченче сессиясе узды. Сессиядә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны Әлмәт районы башлыгының элеккеге урынбасары Марат Гыйрфановка ышанып тапшырдылар.

18.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында «ОАК» ачык акционерлык җәмгыяте (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) һәм «Сибирь" авиакомпаниясе» АҖ (S7) арасында авиакомпания флотын киңәйтү мәсьәләсе буенча Үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Имзалау чарасы С.П. Горбунов исемендәге КАЗда – «Туполев»АҖ филиалында узды.

18.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема – быелның беренче яртыеллыгында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре.

18.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда С.П. Горбунов исемендәге КАЗда – «Туполев» АҖ филиалында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов «Туполев» АҖ Директорлар советы рәисе булып тора.

Заводка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов кайбер төзелеш объектларын карап чыкты, аерым алганда, С.П. Горбунов ис. КАЗның механика эшкәртү цехы төзелешен мәйданчыгын карады.

17.09.2024

Быел 8 ай эчендә өлкәннәрне профилактик тикшерү һәм диспансерлаштыру кысаларында бер миллионга якын кеше каралган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

16.09.2024

26-27 сентябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә (Татарстан) илләрнең элемтә министрларының 10 нчы очрашуы һәм БРИКС Цифрлы форумы узачак. Ике вакыйга да Россиянең БРИКСтагы рәислеге кысаларында узачак. Форумда катнашучылар-дәүләт һәм бизнес вәкилләре, цифрлаштыру өлкәсендә экспертлар һәм мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләре.

15.09.2024

Хөрмәтле санитар-эпидемиологик хезмәт хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне белән котлыйм!

Үз эшчәнлеге чорында хезмәт катлаулы аякка басу юлын узган һәм бүген халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт һәм җәмгыять куйган теләсә нинди бурычларны хәл итәргә сәләтле.

14.09.2024

Бүген Казан Гимнастика үзәгендә Россия тимер юллары һәм РОСПРОФЖЕЛ «Локо. Без бергә» спорт фестивален ябу, шулай ук III тимер юл спорт уеннары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Спорт министры Михаил Дегтярев һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарәсе рәисе Олег Белозеров катнашты.

14.09.2024

Татарстанда гаилә спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин «Гаилә. Традицияләр. Спорт" түгәрәк өстәлендә белдерде. Чара "Локо. Без бергә" РТЮ спорт фестивале кысаларында Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.

Битләр: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>