Рөстәм Миңнеханов: Барлык авырлыкларга карамастан, республика икътисады үсеш темпларын саклап калды

19.12.2024

Барлык авырлыкларга да карамастан, республика икътисады үсеш темпларын саклап калды. Ел йомгаклары буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артачак дип көтелә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында белдерде. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 36,9 млрд сум юнәлдерелгән. Бу акчаларга 309 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Киләсе елда Татарстан 12 яңа илкүләм проектта катнашырга планлаштыра. Якынча мәгълүматларга караганда, аларны гамәлгә ашыруга 44 млрд сум юнәлдереләчәк. "Инде 4 ел рәттән Татарстанда 3 млн кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла. 44 республика программасы кысаларында 64 млрд сумлык 3 меңнән артык объектны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылган. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы Казанның әһәмиятле объекты булачак", - диде республика Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча зур эш алып барыла.

2015 елдан 459 парк һәм сквер, шулай ук 5 мең 174 ишегалды территориясе яңартылган һәм төзелгән. Узган елда гына да «Безнең ишегалды» программасы буенча 835 ишегалды территориясе һәм 64 җәмәгать урыны төзекләндерелгән.

Быел юл эшләре программасын гамәлгә ашыруга 83 млрд сум юнәлдерелгән. Узган атнада Казанда реконструкциядән соң Горький шоссесы участогы, Казан чигенә кадәр Йошкар-Ола - Зеленодольск автомобиль юлы, шулай ук Иннополиска транспорт чишелеше булган М-7 «Идел» автомобиль юлының реконструкцияләнгән участогы ачылды. Якын көннәрдә федераль әһәмияттәге төп объектларда хәрәкәт ачылачак: Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу һәм Алексеевск - Әлмәт автомобиль юллары. Моннан тыш, Вознесенск трактының 2 нче этабын төзү төгәлләнеп килә. «Республика буенча 375 км артык төбәк юллары ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән, 21 күпер файдалануга тапшырылган, 329 км җирле юл норматив хәлгә китерелгән», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, ике ел эчендә җәмәгать транспорты үсешенә ярдәм итү максатыннан республиканың 13 шәһәренә федераль программалар буенча 290 автобус һәм 64 троллейбус кайтарылган. Бүген Казан шәһәре транспортчыларына 39 заманча троллейбус тапшырылды «Һичшиксез, республика казанышлары - хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге бердәм эше һәм тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Ил үсешенә Татарстан муниципаль берәмлекләре зур өлеш кертә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

2024 ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Республикада дөньякүләм дәрәҗәдәге зур чаралар: тарихта беренче мультиформатлы «Киләчәк уеннары», «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, БРИКС илләренең спорт уеннары, РОСТКИ халыкара форумы узды. Халыкара чараларның кульминациясе булып БРИКС дәүләт башлыкларының XVI саммиты булды.

Март аенда шулай ук Россия Президентын, VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уңышлы узды. «Без съездда катнашучыларга сайлауларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәтле», - диде ТР Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.