Рөстәм Миңнеханов: Республика муниципалитетлары МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып бара

19.12.2024

Агымдагы чынбарлыкта безнең барыбыз өчен дә төп чакыру - ул махсус хәрби операцияне уңышлы тәмамлау. Бүген бөтен ил Җиңүне тәэмин итү өчен мобилизацияләнә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында белдерде. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика муниципалитетлары хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, МХО ветераннарын реабилитацияләү һәм эшкә урнаштыру, хәрби частьләргә һәм шефлыкка алынган шәһәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча гаять зур эш алып бара. Һәлак булучыларның гаиләләре белән эш аеруча мөһим.

"Без җирлек башлыклары вазыйфаларыннан илнең Кораллы Көчләре сафларына кергән һәм бүген МХО зонасындагы хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашкан коллегаларыбыз белән аеруча горурланабыз. Бүген безнең алда Яңа Чишмә районының Екатерина авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Александр Александрович Хорьков чыгыш ясады. Ире белән янәшә МХО зонасында ихтыярый сыйфатында эшләүче хатыны Марина Ивановнага ихлас рәхмәт сүзләре. Моннан тыш, бүген безнең белән Рамил Әкрәм улы Бәдретдинов, Радик Маннур улы Галәвиев, Вячеслав Алексеевич Мигушин, Рәмис Вазыйх улы Насретдинов, Фларис Вәрис улы Әхмәтов. Хөрмәтле коллегалар, сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм тизрәк безнең сафларга исән-сау, җиңү белән кайтуыгызны телибез», - диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татарстанлылар махсус хәрби операция уздыру зонасында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен лаеклы яклый, илнең суверенлыгы һәм киләчәге өчен көрәшә. "Безнең бурыч - сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бу юнәлештә муниципалитетлар тарафыннан зур эш алып барыла. Күп кенә район һәм шәһәр башлыклары гуманитар йөк белән даими рәвештә безнең егетләр хезмәт иткән хәрби частьләргә, шулай ук шефлыктагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә баралар.

Барлыгы 182 сәфәр. Бу эштә Тәтеш районы башлыгы - 41 тапкыр, Чаллы мэры һәм Чистай районы башлыгы 10ар тапкыр активрак. Бу безнең бурычыбыз!"- диде ТР Рәисе. Җирлек башлыклары исәбендә 275 сәфәр. Рөстәм Миңнеханов Ришат Миңневакыйф улы Мәгъсүмовны, Дмитрий Владимирович Морозовны, Роман Евгеньевич Тарасовны, Сергей Валерьевич Бурукинны, Марс Венер улы Мәгыйзовны, Фаяз Ильяс улы Әхмәдуллинны аерым билгеләп үтте. "Сез сугышчыларыбызның үзләреннән аларның кәефен һәм ихтыяҗларын беләсез, аларны хәл итүгә оператив рәвештә кушыласыз.

Барлык депутатлар корпусына МХОдә катнашучыларга һәм ветераннарга даими ярдәм күрсәткәнегез, Ватанны саклаучыларның гаиләләренә игътибарлы булуыгыз һәм кешеләр белән турыдан-туры элемтәдә торуыгыз өчен рәхмәт белдерәм», - диде Татарстан Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.