Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди килде.
Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Эфиопия Премьер-министры Әбий Әхмәд килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербия Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Президент төнлә Белград-Казан туры рейсы белән килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашты. Ул БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Шанхай - Казан туры рейсында килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның Әтиләр көне белән котлавы.
Бүген Казанга Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф ханым килде.
Дилма Роуссефф БРИКСНЫҢ 16 нчы саммиты чараларында катнашачак.
Татарстан кырларында соң культураларны җыю дәвам итә. 212 мең га көнбагыш мәйданының 51,4 мең га яисә 24 %ын суктырасы бар. 50 мең гектардан 30,5 мең гектарда ашлык кукурузы җыясы кала, бу планнан 61% тәшкил итә, яшелчәләр – 110 га яисә планнан 6%.
Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында эшләр 13 муниципаль берәмлектә 749 йортның 130ында алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 98%ка үтәлгән. Шул ук вакытта 619 йортта капиталь ремонт тәмамланган, шул исәптән соңгы ярты айда - 10 муниципалитетта 69 объект.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль оешмалар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Дәүләт башлыклары саммиты 2024 елда БРИКСта Россия рәислегенең төп вакыйгасы булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Традицион киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов БРИКСның 16 нчы саммиты вакытында Татарстан башкаласы Казанда кертелә торган чикләүләр турында искәртте.