Яңалыклар

23.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында - нефть, газ, химия тармагы өчен проектлар һәм технологияләр, шулай ук медицинада куллану өчен югары технологияле проектлар.

22.09.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турнирының ябылу тантанасында катнашты.

Чара «Яшь гвардия» балаларны савыктыру лагере базасында узды (Казан).

21.09.2024

Россия Федерациясе Мөселманнарының диния нәзарәте күп еллар дәвамында Россия җәмгыяте тормышында зур роль уйный. Бу хакта бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съездында һәм XX халыкара мөселман форумында белдерде.

Чара Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә уза.

21.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съездында һәм XX халыкара мөселман форумында катнашу.

Чара Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә уза.

21.09.2024

Татарстанда 1 млн 308 мең га, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы суктырылган, 3 млн 645 мең тонна ашлык суктырылган Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнеп килә, 1 млн 308 мең га мәйданда суктырылган, ягъни пландагы мәйданнарның 99%ы.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

21.09.2024

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт 22 муниципаль берәмлектә 322 йортта алып барыла. Төзелеш-монтаж һәм сезонлы эшләр 94%ка үтәлгән. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ике атнада, файдалануга тапшырылган 19 муниципалитеттагы 64 объектны да кертеп, 427 йорт төзелеп беткән.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

20.09.2024

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар турнирын ачу тантанасында катнашты. Чара «Яшь гвардия» балаларны савыктыру лагере базасында узды (Казан, Горький шоссесы).

Турнирда катнашучыларны һәм спортчыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Алексей Песошин: "Футбол традицион рәвештә татарстанлылар арасында иң массакүләм һәм яраткан спорт төрләренең берсе булып тора. Республикабызда бу спорт төре белән 64 меңнән артык кеше шөгыльләнә», - диде.

20.09.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинны ТР Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлады.

Искәртәбез, ТР парламенты башлыгы җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.

«Ышанам ки, сезнең тәҗрибәгез һәм профессионализмыгыз һәм лаеклы абруегыз ярдәмендә республика депутатлар корпусы бүген республика алдында торган бурычларны нәтиҗәле үтәүне дәвам итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп.

20.09.2024

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Карар яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында кабул ителде, аның кандидатурасы өчен депутатларның күпчелеге – 85 кеше тавыш бирде.

Искәртәбез, бүген 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды.  

20.09.2024

Бүген 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды. Утырышның көн тәртибенә, ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсе карары нигезендә, 17 мәсьәлә кертелгән, асылда алар барысы да оештыру характерында.

Парламент Рәисе сайланганчы, Татарстан Республикасы Конституциясенең 73 статьясы нигезендә, утырышны ачу һәм алып бару хокукы иң өлкән яшьтәге депутат Марат Галиевка бирелде.

Битләр: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>