Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында театр сәнгатенең күренекле эшлеклесе, РСФСР һәм Татарстан АССРның халык артисты Ринат Арифҗан улы Таҗетдинов белән хушлашу матәме узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координацион советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР ДОСААФ бинасында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туризм.РФ Генераль директоры Сергей Суханов белән эшлекле очрашу уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда республиканың Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курортын төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә дини объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин озата йөрде.
Казанда реставрациядән соң тарихи «Ак мәчет» ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно уздырды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казанга БРИКС саммитына кем киләчәге, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кем белән очрашачагы, башкалада нинди чикләүләр көтелүе һәм эре халыкара чара нәтиҗәләре буенча республика нәрсәгә өметләнүе турында сөйләделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Инвестицион советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш барышында 9 инвестпроект каралды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.