Татарстан Хөкүмәте торак-коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең 10 млрд сумлык яңа программасын эшләтеп җибәрү турында карар кабул итте. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында хәбәр итте. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
"Торак-коммуналь өлкәдәге проблемалар иң кискен проблемаларның берсе булып кала. Тармак объектларының, инженерлык челтәрләренең торышы аларны яңарту буенча зур чаралар таләп итә. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен без ил Хөкүмәте белән берлектә Россия Дәүләт Советы комиссиясе эше кысаларында "Яшәү өчен инфраструктура" яңа илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча максатчан эш алып барабыз. Коммуналь инфраструктураны яңартуга һәм эчәргә яраклы сулар белән тәэмин итү һәм су әзерләү объектларын төзү һәм реконструкцияләү исәбенә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга аерым игътибар бирелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бөтен ил буйлап коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итү өчен якынча 4,5 трлн сум кирәк. Комплекслы программаны гамәлгә ашыру инфраструктура менюсы механизмнары хисабына, шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль программалары кысаларында планлаштырыла.
"Без "Яшәү өчен инфраструктура" илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан 3,2 млрд сум финанслау алырга планлаштырабыз. Федераль программага өстәп, без коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика программасын эшләтеп җибәрәбез. Финанслауның фаразланган күләме - 10 млрд сум. Программаның җентекле планы якын көннәрдә имзаланачак. Күрсәтелгән максатчан чаралар муниципаль берәмлекләрнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге кискен проблемаларын этаплап хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз», - диде Татарстан Рәисе.