Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданында узды.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның һөнәри бәйрәмнәрендә педагогларга видеомөрәҗәгате күрсәтелде.
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларын - рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрне актив җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы культураларын җыю барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә бер илкүләм проект, ике дәүләт һәм 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, аларга 185 данә төрле тармак учреждениесе керә. Бу объектлар саны буенча да, финанслау күләме буенча да иң кколачлы өлкә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин искәртте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, видеоконференцэлемтә режимында – барлык муниципаль районнар катнашты.
Бүген илдә Укытучылар көне билгеләп үтелә, һәм бу безнең педагогларга рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән сәбәп. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов искә төшерде.
Киңәшмә гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән Укытучылар көне уңаеннан тәбрик итәм.
Һөнәрегез һәр чорда да кирәкле һәм мәртәбәле санала.
Бүген төштән соң Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булдылар.
Искәртәбез, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. Ул шулай ук Чаллыда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Татарстан «Камаз» белән горурлана, бу республиканың чын бренды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда 2,5 миллионынчы «КАМАЗ »автомобилен чыгару уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада белдерде. Автогигантның автомобиль заводында узган тантанада РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Органлы залда узган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Бүген Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Антон Алиханов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» АҖ филиалында булдылар һәм предприятиенең җитештерү куәтләрен модернизацияләү барышын карадылар.
Бүген Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов һәм Россия Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин булды. Алар вертолет техникасы җитештерү, яңа җитештерү-укыту үзәге белән таныштылар, шулай ук предприятиенең перспектив проектларын бәяләделәр.
Кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.