Әсгать Сәфәров Алексей Демидовка Россия Федерациясе Хисап палатасының Мактау грамотасын тапшырды

18.12.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы контроль-хисап органнары Советының йомгаклау утырышында катнашты. Чарада шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең контроль-хисап органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, республикада бәйсез контроль–тышкы финанс аудиты командасына аерым роль бирелә. Контроль-хисап органнарының җентекле эше нәтиҗәсендә дәүләт сәясәтенең барлык өлкәләрендә дә югары нәтиҗәләр тәэмин ителә. 2024 елда 37 тикшерү уздырылган, 195 объект тикшерелгән.

Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Хисап палатасы коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Алексей Демидовка Россия Федерациясе Хисап палатасының Рәисе Борис Юрьевич Ковальчук тарафыннан имзаланган Мактау грамотасын тапшырды.

Мактау грамотасы Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга һәм тышкы дәүләт аудитының (контрольнең) нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше өчен тапшырылды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.