Татарстанда муниципаль җирлекләрне үстерүдә уңай тәҗрибә тупланды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында белдерде. Чара Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта илдә планлаштырылган җирле үзидарә реформасы турында аеруча фикер алышу арта. "Без һәрвакыт үз гамәлләребездә эзлекле булырга тиеш. Ике дәрәҗәле модель турында карар кабул ителде, ул безнең республикага яхшы туры килде. Без үз эшебездә һәрвакыт үзебезнең җирлек дәрәҗәсенә таянабыз. Әгәр кемнең дә булса башка схема ясарга теләге бар икән - сынап карасыннар. Әгәр ул яхшырак булса - без барып, шул тәҗрибәне өйрәнербез. Ләкин халыктан ничек ераграк булырга мөмкин соң? Җирлекләр халык белән турыдан-туры элемтәдә тора. Бүген МХО шартларында бу эш аеруча мөһим", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа законда җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле моделен саклап калу мөмкинлеген күздә тотарга кирәк. Республика Дәүләт Советы әлеге закон проектына тиешле төзәтмәләрне Дәүләт Думасына җибәрде. "Төбәкләрнең теге яки бу вариантны мөстәкыйль сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Җирлекләр - безнең таянычыбыз һәм нигезебез. Без көчле Россия яклы!"- диде республика Рәисе.