Яңалыклар

13.09.2024

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

13.09.2024

Татарстанда торак төзелеше планы 89%ка үтәлгән - 2 млн 797 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

13.09.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу эштә шулай ук Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо да катнашты.

13.09.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең, муниципаль район Советының, Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.

13.09.2024

Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә яңа эш автомобильләре тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

12.09.2024

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2025 елда Россия венчур форумын (РВФ) әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов рәислегендә узды. Анда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, Санкт-Петербургның фәнни-техник үсеш төбәк фонды башкарма директоры Игорь Гладких, оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты. Катнашучылар чараны уздыру концепциясе турында фикер алыштылар.

11.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, 2024 елның 1 нче яртыеллыгында компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру каралды

10.09.2024

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумын ябу тантанасы узды. Чарада Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

10.09.2024

ТР Хөкүмәте Йортында 2024 елда урман фондында урман хуҗалыгы һәм янгынга каршы чараларны һәм табигатьне саклау акцияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.

09.09.2024

Kazan Digital Week халыкара форумының эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында финанс секторында яңа технологияләр турында сессия узды.

Битләр: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>