Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды башланганчы Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балаларның теләкләрен белдергән берничә шарны алды.
Әйтик, Әмир белән Самирның әтисе - Лениногорсктан МХОдә катнаша. Балалар велосипед турында хыяллана. Казаннан Владислав космосны өйрәнергә ярата һәм бүләккә интерактив глобус тели. Зеленодольсктан Камилланың теләге - Никулин циркы тамашасында булу, ә аның энесе футбол бутсылары алу теләген белдергән.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәле 2018 елдан бирле үткәрелә. Акциянең максаты - Яңа ел бүләкләре бирү һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның теләкләрен үтәү.