Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәренең «2 нче пассажир автотранспорт предприятиесе» МУПта булды.
Рөстәм Миңнехановка Казандагы маршрутларга чыгарыла торган яңа автобусларны тәкъдир иттеләр. Ул шулай ук Казанның җәмәгать транспорты үсеше һәм Татарстан башкаласының шәһәр электр транспорты үсеше турында нотыклар тыңлады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Утырыш турыдан-туры трансляцияләнде (ТР Дәүләт Советы сайтында).
Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә мңнеханова белән бергә В.И. Качалов исемендәге Казан академия Рус зур драма театрында «Гамлет» спектакленең премьерасын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында банк секторында финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре буенча брифинг узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Боздаг Фильм» Директорлар советы рәисе Мәхмәт Боздаг (Төркия) белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТНВ» телеканалының яңа виртуаль һәм өстәмә чынбарлык студиясе эше белән танышты. Аны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия бию спорты, брейкинг һәм акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Надежда Ерастова белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, комиссиянең даими әгъзалары, ведомстволар җитәкчеләре һәм архитектура җәмәгатьчелеге әгъзалары катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектта булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тарловка спорт полигонында «КАМАЗ-Мастер» спортчылары һәм командасы җитәкчелеге белән очрашты. Аны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Эдуард Николаев, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде.