Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәренә килде.
Эш сәфәре кысаларында ул «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖендә булды, анда берничә объектны карады. Рөстәм Миңнехановка агымдагы вәзгыять һәм үсеш планнары турында хәбәр иттеләр.
Аннан соң «ТАНЕКО» АҖ НПиНХЗ комплексында булды. ТАНЕКО җитәкчелеге вәкилләре Рөстәм Миңнехановны кайбер җайланмалар буенча төзелеш-монтаж эшләренең барышы белән таныштырдылар. Шулай ук МДЭАның 40%лы эремәсен регенерацияләү төене эше турында сөйләделәр.
ТАНЕКОда метилдиэтаноламинны регенерацияләү төенен (МДЭА) файдалануга тапшыру тантанасы узды. Аның җитештерүчәнлеге туендырылган амин буенча елына 4,2 млн. тонна тәшкил итә, аннан элементар күкерт җитештерүгә җибәрелә торган (елына 160 мең тоннага кадәр) елга 174 мең тоннага кадәр күкерт водороды бүленеп чыга. Проектны гамәлгә ашыру 2025 елда гидрокрекинг-2не файдалануга тапшыруга әзерләүнең мөһим этабына әверелгән, ул ачык төстәге нефть продуктларының чыгуын, эшкәртү тирәнлеген 99,6% саклап, 85%тан 90%ка кадәр арттырачак.
Яңа җайланма ТАНЕКОда МДЭА регенерациясе буенча икенче җайланма булачак һәм системаның гомуми куәтен 80%ка арттырачак. Күкерт водородын чыгару күләмен арттырудан тыш, комплексның технологик процессларын юнәлтү исәбенә яңа җайланма планлы капиталь ремонт барышында да ТАНЕКОның өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов компания хезмәткәрләре алдында чыгыш ясаганда: "Традиция буенча ел ахырында без ТАНЕКО комплексында булабыз һәм һичшиксез берничә җайланманы эшләтеп җибәрәбез. Һәм бүген яңа регенерация җайланмасын эшләтеп җибәрәбез, ул тулаем вәзгыятьне яхшыртырга һәм бүген бик кирәкле нефть химиясе продукциясен алырга мөмкинлек бирәчәк».
Татарстан Рәисе барлык хезмәткәрләргә актив позицияләре һәм бүгенге проектлары өчен рәхмәт белдерде.
"Барлык кыенлыкларга да карамастан, сез оптималь хәл ителешләр табасыз һәм үзебезнең җайланмаларны һәм үзебезнең технологияләрне кулланасыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, ТАНЕКО хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. - Бу илебезнең нефть-газ секторы үсешенә зур өлеш кертү».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ТАНЕКО коллективы - югары профессиональ белгечләр. "Мин барыгызны да әлеге җайланманы эшләтеп җибәрү белән котлыйм һәм киләсе елда да уңышлар телим. Бергәләп эшләгәнебез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, ул әле генә Түбән Кама ТЭЦында булган, анда да бик зур эш башкарылган. «Анда да без яңа җайланманы эшләтеп җибәрдек", - диде ул.