Яңалыклар

12.10.2024

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Бүгенгә үтәлешнең гомуми дәрәҗәсе 99% тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

12.10.2024

Торак тапшыру буенча гомуми план 92%ка үтәлгән - 2 млн 909 мең квадрат метр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

12.10.2024

АСК хезмәткәрләре ярдәмендә республика үзен төп продуктлар белән тулысынча тәэмин итә. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.

11.10.2024

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция вәкилләренә, ветераннарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада 47 татарстанлы югары бүләкләр алды.

11.10.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге рәсми делегация составында «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше - тынычлык һәм үсеш нигезе»"халыкара форумында катнашты.

11.10.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Ашхабадта «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумының төп чараларында катнашты.

10.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Республика Рәисе Төрекмәнстанда эш сәфәрендә.

10.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында ул Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланган «Заманнар һәм цивилизацияләр үзара бәйләнеше – тынычлык һәм үсеш нигезе» халыкара форумы чараларында катнашачак. Визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның берничә очрашуы планлаштырылган.

10.10.2024

Иннополиста чираттагы халыкара вакыйга – ICOMP 2024 исәпләүләрне оптимальләштерү буенча беренче конференция башланды. Анда Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнаша.

09.10.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан гарнизон хәрби судының билгеләнгән рәисе Алексей Новиковны тәкъдим иттеләр.

Тәкъдим итү процедурасы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы эш кабинетында узды.

Битләр: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>