РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Татарстанга эш сәфәренә килделәр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озатуында делегация Иннополиста булды, анда бу көннәрдә Digital Innopolis Days & Innopolis AI Conference халыкара форумы уза. Форум ясалма интеллект, робототехника, мәгариф һәм кадрлар әзерләүдәге инновацияләр өлкәсендәге кейсларга юнәлтелгән.
3 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Гражданнар оборонасы буенча бөтенроссия күнегүләре үткәрә. Күнегүләргә федераль башкарма хакимият органнары, төбәк җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар җәлеп ителәчәк. Шулай ук гражданнар оборонасы чараларын эшкәртүдә штаттан тыш авария-коткару формированиеләре катнашачак.
Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев Зеленодольскта «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе" АҖ составына керүче «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә булды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде.
Татарстан Рәисе, РФ Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Президенты каршындагы Советның Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча эш төркеме утырышында катнашты.
Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев республика дәүләт хезмәте ветераннары белән очрашты. Очрашу 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланды.
Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, шулай ук иҗтимагый ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген республикада эшкә сәлә халыктле яшьтән өлкәнрәк 935,1 мең кеше яши, бу республика халкының 23,3%ын тәшкил итә. Озак яшәүчеләр категориясенә (100 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк) 233 кеше керә: 24 ир-ат һәм 209 хатын-кыз. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Брифинг 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеген үткәрүгә багышланды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр министрлыгының паспорт-виза сервисы генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Молодиевский белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
Бүген Мәскәүдә «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышы уза.
Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе, «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә.
Чарада министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук төбәкләр видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мали Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Мали Республикасы делегациясен сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры республикага визит илебезнең уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлегендә яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.