Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Ул «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съезды алдыннан балаларның теләкләре язылган открыткаларны чыршыдан алды.
Казаннан Гүзәл кышкы костюм турында хыяллана, Казаннан бертуган Әмир белән Солтан радиоидарәле велосипед һәм машина сораганнар. Алабуга районыннан Маша аквагрим тели, ә аның сеңлесе Надя һәм энесе Дима бүләк-сюрприз турында хыялланалар.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәле 2018 елдан бирле үткәрелә. Акциянең максаты - Яңа ел бүләкләре бирү һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның теләкләрен үтәү.