Яңалыклар

25.09.2024

Россия Төзелеш министрлыгында «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясен уздыруга әзерлек буенча уртак киңәшмә узды.

Киңәшмәне Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

25.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - «Экспортны үстерү турында» РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашу. Утырышны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үткәрә.

25.09.2024

Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Сергей Цивилев белән очрашты.

Татарстан Республикасының энергетика тармагын үстерү мәсьәләләре, шулай ук халыкара хезмәттәшлек һәм энергетикада булган халыкара багланышларны ныгыту темалары каралды.

Рөстәм Миңнеханов РФ Энергетика министрлыгы җитәкчелегенә төбәкләр мәсьәләләренә һәм Татарстанның энергетика инфраструктурасын үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

24.09.2024

Бүген Казанда Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча хезмәтнең Идел буе идарәсенә нигез салынуга 70 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза.

Төп чара Б. Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында уздырыла.  

24.09.2024

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашты.

Ростехнадзорның төбәктәге турыдан-туры эшчәнлегенә кагылышлы агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

24.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй әфәнде белән очрашты.

Искәртәбез, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй җитәкчелегендәге делегациясе Казанга эш сәфәренә килде (2024 елның 25-25 сентябре).

24.09.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Артур Орловны һәм Григорий Гуровны яңа җаваплы вазыйфаларга билгеләнүләре белән котлады.

24.09.2024

Татарстанда 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, уртача уңыш - 27,8 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Брифинг Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

24.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.

Төбәкара дәрәҗәдә дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән киләчәктә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

24.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре башкомандующие Сергей Лебедев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Битләр: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>