Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Н.Д. Зелинский исемендәге Органик химия институтының лаборатория мөдире, химия фәннәре докторы, профессор Валентин Павлович Ананиковка В.В. Марковников исемендәге халыкара премия тапшырды. Премия органик химия өлкәсенә керткән зур өлеше өчен бирелде.
Премия лауреаты шулай ук «Цифрлы химик технологияләр. Химия Марковниковтан безнең көннәргә кадәр» лекциясе белән чыгыш ясады. Ул химия фәне һәм сәнәгатенең цифрлы технологияләр һәм ясалма акыл (ЯА) интеграциясе аша трансформациясе турында сөйләде, анда химиянең В.В. Марковниковның классик ачышларыннан алып заманча алымнарга кадәр эволюциясе ачыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "мондый лекцияләрне гамәлияткә кертергә кирәк – алар алга барырга мөмкинлек бирә".
CARBONTEX компаниясе генераль директоры Вячеслав Рогожников «3D. Тукучылык. Композицион материалларны акыллы ныгыту" нотыгын тәкъдир итте. Компаниягә 2020 елда Казанда нигез салына. 2024 елның августында компания үз проектын гамәлгә ашыру өчен «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты була.
Аннары Р7-Офисны программа белән тәэмин итү турында «Р7-Офис» (Мәскәү) компаниясе генераль директоры урынбасары Антон Мостовой сөйләде. «Р7-Офис" - текст документлары редакторларын, таблицаларны, презентацияләрне, схемаларны, почта клиентын һәм кулланучыларның уртак эше өчен программа платформасын, шул исәптән видеоконференцэлемтә, мессенджер, календарь һәм диск саклагычын җитештерүче.
ICL Services генераль директоры Руслан Вәгыйзов Колибри-АРМ һәм программа-аппарат комплекслары базасында импортны алмаштыруны үстерү турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Ахырда «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2025 елга Татарстан Республикасы НГХК предприятиеләренә һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җибәрелә торган углеводород чималы һәм нефть химиясе продукциясе исемлеген тәкъдим итте.
Белешмә өчен:
В.В. Марковников исемендәге халыкара премия - органик химия өлкәсендә күренекле галимнәргә һәм тикшеренүчеләргә бирелә торган дәрәҗәле бүләк. Татарстан Республикасы Президентының 2020 елның 25 июлендәге ПУ-453 номерлы Указы белән төбәктә химия фәнен үстерүне стимуллаштыру һәм талантлы галимнәрне бу өлкәгә керткән өлешләре өчен бүләкләү өчен гамәлгә куелган. Премия органик кушылмаларның химик төзелеше теориясе һәм стереохимия үсешенә зур өлеш керткән күренекле рус химигы Владимир Васильевич Марковников хөрмәтенә аталган.