Татарстанда хакимият органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен гадәттән тыш хәл режимын туктаттылар

23.12.2024

Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 23 декабрендәге күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең идарә органнары һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре өчен элек кертелгән гадәттән тыш хәл режимы туктатылды.

Искәртәбез, хакимият органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен гадәттән тыш хәл режимы шимбә, 21 декабрьдә, пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме нәтиҗәләрен оператив бетерү максатыннан кертелгән иде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.