ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Шерали Кәбир белән очрашты.
Очрашуда Татарстан һәм Таҗикстанның кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлеге, үзара сәүдә күләмнәрен киңәйтү һәм сәнәгать кооперациясен ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.