Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән 2024 ел нәтиҗәләренә багышланган традицион очрашу уздырды. Очрашу Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы Казан өчен әһәмиятле объект булуын билгеләп үтте. "Заманча театр тулы бер экосистема булып торырга, безнең традицион кыйммәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калырга ярдәм итәргә тиеш. Тиздән ул үз ишеген ачачак. Хәзер аны „җанландырырга“, яхшы эчтәлек белән тулыландырырга кирәк", - диде ул.
Ел йомгаклары турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, объектив кыенлыкларга карамастан, Татарстан үсеш темпларын һәм төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны саклап калды. Ел йомгаклары буенча Татарстанның тулаем төбәк продукты күләме 5 трлн сумнан артачак дип көтелә. 44 республика программасы кысаларында 3 меңнән артык объектны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.
ТР Рәисе әһәмиятле инфраструктура проектлары арасында Казанда реконструкциядән соң Горький шоссесы участогы, Казан чигенә кадәр Йошкар-Ола - Зеленодольск автомобиль юлы, Иннополиска транспорт чишелеше булган М-7 «Идел» автомобиль юлының реконструкцияләнгән участогы ачылуын билгеләп үтте. Якшәмбе көнне федераль әһәмияттәге төп объектларның берсендә - Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлында хәрәкәт башланды. Чиратта - Алексеевск - Әлмәт автомобиль юлын һәм Вознесенск трактының 2 нче этабын ачу. «Яңа юллар тормышыбызны яхшы якка үзгәртә, республикабызның киләчәк үсешенә ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 36,9 млрд сум юнәлдерелгән. Бу акчаларга 309 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Киләсе елда Татарстан 12 яңа илкүләм проектта катнашырга планлаштыра. Якынча мәгълүматларга караганда, аларны гамәлгә ашыруга 44 млрд сум юнәлдереләчәк.
Гомумән алганда, Татарстан 2019 елдан 13 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Биш ел эчендә бу максатларга 180,9 млрд сум юнәлдерелгән. "Бу колачлы эшнең нәтиҗәләрен республиканың барлык халкы да бәяли ала. 5 ел эчендә 1,5 мең социаль әһәмиятле объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, 2024 ел мөһим вакыйгаларга бай булды. Халыкара чараларның кульминациясе булып БРИКС дәүләт башлыкларының XVI саммиты булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, саммитка әзерлек федераль коллегалар белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылды.
"Казанның эре халыкара чаралар уздыруда зур тәҗрибәсе бар. Шул ук вакытта БРИКС саммиты төрле дәүләтләрнең күп санлы лидерлары белән уникаль вакыйга булды. Шуңа күрә әзерләгәндә вак-төяк нәрсәләр булмады, барлык юнәлешләр дә бик җентекләп эшләнде. Әйтик, Казан аэропортында күп санлы һава судноларын кабул итү өчен яңа перрон төзелде. Куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Иң мөһиме - без бөтен дөньяга илебезнең, тыштан барлык омтылышларга да карамастан, изоляцияләнмәгәнлеген күрсәттек. Дәүләт башлыгының безнең эшкә, шәһәребезгә югары бәя бирүе бик күңелле. Әлбәттә, без үзебезнең чәкчәк брендын күтәрә алдык", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуның мөһим темасы МХОдә катнашучыларга ярдәм булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан сугышчылар белән элемтәдә тора, кайткач барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. ТР Рәисе МХО бердәм координацион ярдәм үзәген булдыру планнары турында сөйләде.
Ул авиасәнәгатьне үстерү темасына аерым тукталды. Ике ел дәвамында Казан авиазаводы ел саен кимендә 20 Ту-214 самолетын чыгарырга планлаштыра. "Бу эшче самолет, ул эксплуатацияләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Безнең алда зур бурычлар тора. Моның өчен агрегат цехы, җыю цехы, мех эшкәртү кирәк. Бу юнәлешләр буенча эш бара", - диде республика Рәисе.
Торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүнең 10 млрд сумлык яңа республика программасы турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов акчаларның төп өлеше инженерлык челтәрләрен яңартуга китәчәген искәртте.
Моннан тыш, федераль ярдәм дә каралган: "Ышанам, якындагы биш елда бу мәсьәләләрдә җитди алга китәрбез". Киләсе елга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күләме сакланачак. «Безнең фермерлар мөһим миссия башкаралар. Киләсе елга безнең һәм федераль яктан ярдәмнең барлык чаралары да саклана", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Елның мөһим нәтиҗәсе булып Кытай белән элемтәләрне тагын да ныгыту булды. "Кытай - безнең стратегик партнер. Узган елда безнең товар әйләнеше 3 млрд долларга җитте. РОСТКИ Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы үзен яхшы яктан күрсәтте. Безнең Кытай партнерлары шулай ук үзара хезмәттәшлек белән кызыксына. Ноябрьдә "Хайер» республикада инде алтынчы заводын ачты", - диде ТР Рәисе.
«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме линиясе буенча эш дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ИХО илләре Россия өчен ачык, ә Татарстан үз дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгытуга актив ярдәм итә.
Торак базары очраткан кыенлыкларга килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, вакыт узу белән әлеге вәзгыять хәл ителәчәк, икътисад торгызылачак. Федераль дәрәҗәдә бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә.
Гаилә ипотекасына ярдәм итү өчен субсидияләр бүлеп бирү турында карар кабул ителгән инде. Гаилә елына йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов төбәктәге демографик вәзгыять турында борчылуын белдерде. "Без әлегә бу юнәлештә җитәрлек эшләмибез. Кешеләр бала табарга омтылсын өчен ярдәм итүнең яңа алымнарын һәм ысулларын эзләргә кирәк», - дип саный ул.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов әти-әнисе аңа төп принциплар - өлкәннәргә хөрмәт, туган илгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләве турында сөйләде.