Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең юл һәм транспорт инфраструктурасы объектларын ачу тантанасында катнашты.
Юл объектларын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ачты (видеоконференцэлемтә режимында).
Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Башкортостан Республикасында, Краснодар краенда һәм Татарстан Республикасында транспорт инфраструктурасының яңа объектлары, шулай ук трассалар участоклары ачылды.
Берничә автомобиль юлы объекты файдалануга тапшырылды, алар арасында – Санкт-Петербургтагы Витебск чишелеше һәм Кырым күперенә тизйөрешле килү юлы, Кече Карамалы авылы, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләре, шулай ук Башкортостан Республикасындагы биш торак пункт тирәли әйләнеп узу маршрутлары.
Аэропорт инфраструктурасының берничә объекты ачылуга әзер: Ставрополь, Магадан һәм Чабаксар аэропортларында өч яңа терминал.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үз чыгышында шундый мөһим бурычларны хәл итүдә катнашкан барлык белгечләргә зур хезмәтләре һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде.
"Бездә юл челтәре һәм төп автомагистральләр үсешенең югары, яхшы темпы тупланган. Шул исәптән бер ел элек, декабрь азагында, Мәскәүдән Казанга кадәр М-12 автоюлының заманча участогы файдалануга тапшырылды. Бу трассага ихтыяҗ зур булып чыкты. Гомумән алганда, аннан 26 миллионнан артык автомобильче файдаланган, 70 миллион тоннадан артык йөк ташылган, - диде Владимир Путин. - Планлаштырганыбызча, бу әһәмиятле магистральне Екатеринбург, Төмән һәм алга таба көнчыгышка таба үстерәчәкбез. Бүген аның составында Татарстан Республикасында Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен 80 чакрым һәм Башкортостан Республикасында берничә торак пунктны 65 чакрым әйләнеп узу гамәлгә кертелә. Бу әйләнеп узулар шәһәрләрдән һәм бистәләрдән транзит агымнарын чыгарачак, хәрәкәтне куркынычсызрак итәчәк, кешеләрнең тормыш сыйфатына, аларның экологик иминлегенә уңай йогынты ясаячак». (тулырак kremlin.ru).
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясе юл инфраструктурасы объектларының әзерлеге турында сөйләде.
Чарада катнашучы төбәкләр белән видеоконференцэлемтә режимында килеш нотыкларлар белән Санкт-Петербург Губернаторы А.Д. Беглов, Мәскәү өлкәсе Губернаторы А.Ю. Воробьев, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгы Р.Ф. Хәбиров, Краснодар крае Губернаторы В.И. Кондратьев һәм башкалар чыгыш ясады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына «Идел»М7 трассасының юл инфраструктурасы объектларының әзерлеге турында хәбәр итте.
«М7 трассасында 81 км озынлыктагы участок – Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу – ул 10 күперне үз эченә ала. Без хәзер нәкъ менә Кама аша 1 км 300 метрлы күпердә торабыз. Һәм, әлбәттә, биш транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч, дүрт күп функцияле үзәк өч елдан да кимрәк вакыт эчендә тулысынча әзер», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, элек М7 буйлап плотина аша һәм Чаллы шәһәре аша барганнар. «Ә хәзер (урап узу маршрутын сафка кертү белән) бу-транспорт өчен бер сәгать экономия", - дип ассызыклады ул.
"Гомумән алганда, Владимир Владимирович, республика тарихында без беркайчан да бу кадәр транспорт проектларын гамәлгә кертмәгән идек. Бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә алга барырбыз дип өметләнәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Владимир Путин видеоконференцэлемтә барышында шулай ук Казандагы кичәге вакыйганы шәрехләде – берничә объект, шул исәптән торак йортлар, дошман БПЛА һөҗүменә дучар булуын әйтте.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Владимир Путинга Татарстанда «Идел» М7 трассасының яңа юнәлешен, шулай ук Санкт-Петербургта, Мәскәү өлкәсендә, Башкортстанда һәм Краснодар краенда юл объектларын ачуга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте.
"Владимир Владимирович, юллар буйлап хәрәкәтне ачарга рөхсәт итегез", - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
"Рөхсәт итәм", – дип җавап бирде Владимир Путин.
Аннары Россия Федерациясе транспорт инфраструктурасы объектларының (аэропортларның) әзерлеге турында Россия Федерациясе Транспорт министры Роман Старовойт сөйләде.