Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышында катнашты

23.12.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында бүген катнашты. Көзге сессия утырышы - быел йомгаклау утырышы.

Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ сенаторлары, Хөкүмәт әгъзалары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволар, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 7 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының ике закон чыгару инициативасы.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны республика парламенты җитәкчесе вазыйфасында булуына 30 ел тулу белән котладылар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде. "Фәрит Хәйруллович, Сез безнең үзенә крә бер брендыбыз. Россиядә андый нәрсә юк. Сез 30 ел парламентта. Һәрвакыт Сезнең белән бергә кулга-кул тотынышып эшлибез. Кайда гына эшләсәм дә, сез һәрвакыт җитди ярдәм кулы суздыгыз», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы Рәисенә. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, парламентның системалы профессиональ эше - Татарстан үсешенең уңыш нигезе. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бу ел гади булмады, «борчыган сораулар бар», әмма бик күп уңай вакыйгалар да булды.

"Республика күтәрелештә. Сәнәгать продукциясе үсеше темплары, төп капиталга инвестицияләр буенча - бөтен җирдә уңай күрсәткечләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. Фәрит Мөхәммәтшинга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов депутатлар корпусының республика җитәкчелегенең таянычы булуын билгеләп үтте.

2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре 93,7 млрд сумга, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча – 84,5 млрд сумга арттырылган. Бүген депутатлар ТР бюджеты турындагы законга тиешле үзгәрешләрне хупладылар.

"Үзгәрешләр быелның 11 аендагы керемнәрне һәм ел йомгаклары буенча аерым керемнәрнең көтелүен исәпкә алып кертелә. Төп арту үзгәрешләре табышка салымнар, физик затларның керемнәренә салымнар, гомуми керемнәр, милеккә салымнар һәм салым булмаган керемнәр буенча булды", - дип сөйләде Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр 9,9 млрд сумга арттырылган. Бюджетның чыгым өлеше шулай ук 93,7 млрд сумга арткан. «Республика бюджетының үз чыгымнары федераль акчаларны исәпкә алмыйча 84,5 млрд сумга арту белән карала», – дип ассызыклады Радик Гайзатуллин.

Шул рәвешле, 2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре 578,1 млрд сумга җитәчәк, чыгымнар – 579,5 млрд сум. Кытлык үзгәрмәячәк һәм 1,4 млрд сум тәшкил итәчәк.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТР Дәүләт Советы материаллары буенча.