Владимир Путин Казанга "пилотсыз очкычлар" һөҗүмен шәрехләде: "Мин ышанам ки, сез безнең дошманнар тарафыннан Казанда зыян күргән бөтен нәрсәне торгызырсыз»

22.12.2024

Бүген Россиянең юл һәм транспорт инфраструктурасы объектларын ачу барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин (видеоконференцэлемтә режимында) яңа автомобиль юллары буенча хәрәкәткә старт бирде, шулай ук Казандагы кичәге вакыйганы шәрехләде – берничә объект, шул исәптән торак йортлар, дошманның сигез пилотсыз оку аппаратлары һөҗүменә дучар булды.

Кичә, 2024 елның 21 декабрендә, Татарстан башкаласы ВСУның сигез пилотсыз очу аппараты һөҗүменә дучар булды.

Владимир Путин видеоконференцэлемтә барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Идел» М7 трассасының юл инфраструктурасы объектларының әзерлеге турындагы нотыгыннан соң (Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу маршруты): «Мин ышанам ки, сез безнең дошманнар тарафыннан Казанда зыян күргән бөтен нәрсәне торгызырсыз», - дип белдерде.

"Бу уңайдан шуны әйтәсем килә, кем һәм ничек кенә бездә нәрсәнедер җимерергә тырышмасын, - ул моның өчен үзендә күп тапкырлар зур җимерелүләрнә дучар ителәчәк. Һәм ул безнең илдә нәрсә эшләргә тырышуына үкенәчәк. Тик без сезнең белән – сез хәзер билгеләп үткәнчә - алга барачакбыз. Кемдер безгә китерергә тырышкан зыянны торгызып кына калмыйча, алга таба тагын да зуррак темплар белән барачакбыз. Менә хәзерге кебек. Юл челтәрләрен дә, шәһәр төзелешен дә үстерәчәкбез, торак төзиячәкбез!",- диде Владимир Путин.

"Казан күп илләрдә көнләшерлек темплар белән үсә. Мин моңа бик рәхәтләнеп карыйм. Бу очракта төзүчеләргә һәм Татарстанның бөтен төзелеш комплексына соңгы елларда Сезнең җитәкчелектә республика күрсәткән уңышлары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Рәхмәт, шулай дәвам итик!",- диде Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

Искәртәбез, кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән телефоннан сөйләште. Дәүләт Башлыгы даими рәвештә Оборона министрлыгы линиясе буенча оператив нотыклар ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.