Яңалыклар

19.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең Сингапурда узучы 9 нчы утырышында катнашты. Комиссия утырышы тәмамланганнан соң «тар» составта ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнама Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышын ачтылар.

Киңәйтелгән составта утырышта катнашучылар Россия белән Сингапур арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү турында, шулай ук инновацияләр һәм цифрлы үсеш буенча Россия-Сингапур хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.

19.09.2018

Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе утырышы башланганчы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда «Kampung Admiralty» сәламәтлек йортында булды һәм Старт-ап инкубатор эшчәнлеге белән танышты.

18.09.2018

Бүген Малайзиягә эш сәфәреннән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына килде, иртәгә ул анда Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак, утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максима Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнам рәислегендә узачак.

18.09.2018

Бүген Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штатының эшлекле даирәләре белән очрашу үткәрде, Forest City  инновацион эко-шәһәр төзелеше белән танышты, "Искәндәр" икътисадый үсеш зонасы эшчәнлеген өйрәнде. 

18.09.2018

Бүген Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил һәм Джохор штаты халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Джимми Поа белән очрашты.

Джимми Поа белән очрашуда Татарстан Президенты кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Россия-Малайзия элемтәләре даими рәвештә алып барылуын ассызыклады. "Татарстан да үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләргә ярдәм итәргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил белән очрашуда да үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. 

«Джохор штаты - икътисадый мөмкинлекләре буенча иң эре төбәкләрнең берсе, алгарышлы икътисады, инвестицияләр җәлеп итүдә алдынгы урыннарда тора. Биредә нефть химиясе, каучук эшкәртү, химия, электрон, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате үскән. Бу юнәлешләр буенча Джохор штаты һәм Татарстан Республикасы бик охшаш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты 2013 елда биредә булуы турында искәртте. Аның сүзләренчә, уңай якка үзгәрешләр бик сизелә. "Янә "Искәндәр" икътисадый зонасын карарга һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләргә әзербез", - диде ул. 

Татарстан Президенты Джохор солтанына Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә "Россия - ислам дөньясы" статтегик күзаллау төркемен җитәкләвен исәкәртте. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Джохор делегациясен 11 нче Казансаммитка чакырды, ул 2019 елның апрель аенда узачак. 

18.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Җәүһәр-Бару шәһәренә эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнехановны аэропортта Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Валерий Ермолов һәм Җәүһәр штатының Халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Җимми Поа каршы алды.

Җәүһәр-Бару шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Җәүһәр штаты солтаны  Ибраһим Исмаил белән рәсми очрашу уздырырга җыена. Моннан тыш, Татарстан Президенты Forest City инновацион эко-шәһәрен төзү белән танышырга һәм «Искәндәр» икътисадый үсеш зонасы эшчәнлеген өйрәнергә ниятли.

Җәүһәр-Бару – Малай ярымутравының көньягында Җәүһәр солтанатының башкаласы (гарәп теленнән алынган «Җәүһәр» сүзе). Бу – халык саны буенча илнең башкаласы Куала-Лумпурдан соң илнең икенче шәһәре һәм агломерациядә миллион ярымлап кеше яши. Шәһәр – илнең сәнәгать, мәдәният һәм туризм үзәге. Җәүһәргә Малайзиянең чит ил туристларыннан 60 %ы килә, алар күперләр аша күрше Сингапурга баралар. Хәзерге вакытта шәһәр тизләтелгән урбанизация дәверен уза, монда заманча Mount Austin, Forest City һәм башка микрорайоннар барлыкка килә.   

17.09.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

17.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районы басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты.

Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Балыкчылар авылы» кунакханә-савыктыру комплексын карады, аннары «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ  басуында Арча муниципаль районының җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.   

17.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә. 

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар Арача җирендә "Балыкчылар авылы" кунакханә-савыктыру комплексында булдылар,  инфраструктурасын һәм территориясен карадылар. 

Комплекс Казаннан 65 км ераклыкта, күлләр системасы белән әйләндереп алынган, табигый рекреациядә урнашкан. 

15.09.2018

Һөнәри бәйрәмнәре –Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән бүген урманчыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Алексей Песошин һәм РФ экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик республика урман хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә “Корстон” мәйданчыгында куелган иде.

Битләр: << 961 962 963 964 965 966 967 968 969 ( 970 ) >>