Яңалыклар

23.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Сабантуй татар халык бәйрәменең төп мәйданында булды. 

Төп мәйдан Мирный бистәсе Каенлыгында оештырылган. 

Быел Сабантуй ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты узу көннәренә туры килде һәм бәйрәмдә ФИФАның Казандагы генераль координаторы Энтони Баффу һәм ФИФА комиссары Стефано Пуччи катнашты. 

Шулай ук Казандагы Сабантуйны карарга Россия Теннис федерациясе президенты, Халыкара олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев та килде. 

 

23.06.2018

Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт торак күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 654 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 7 млн. 889 мең  сумга 197 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

23.06.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 22 июнендә Зәй шәһәренең Никифоров урамында урнашкан 5 катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлау аркасында зыян күргән гражданнарга матди ярдәм күрсәтергә дип Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә йөкләмә бирде.  

Һәлак булганнарның туганнарына Татарстан Республикасы бюджетыннан 1 млн. сум биреләчәк, зыян күргәннәргә – сәламәтлекләренә китерелгән зыян авырлыгына бәйле суммада.

23.06.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне халкыбызның иң яраткан һәм матур бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бай тарихлы бу бәйрәмдә татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, традицияләре, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирамы чагылыш таба. Милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык һәм кунакчыллык, эш сөю кебек күркәм сыйфатлар Сабантуйда аеруча ачылып, тагын да көчәеп китә.

22.06.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле ведомстволарга Зәйдә торак йортта газ баллоны шартлаганнан соң булган хәлләрне аерым контрольгә алырга кушты.

Рөстәм Миңнеханов шартлау сәбәпләрен ачыкларга, шартлау аркасында килгән зыян күләмен бәяләргә, шулай ук зыян күргән гражданнарга кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.  

22.06.2018

Бүген Әлмәттә «Татнефть» ГАҖнең Директорлар советы утырышы  уздырылды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.

«Татнефть» ГАҖнең Директорлар советы утырышында 2018 елның биш ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлеше каралды, быелның июль аена һәм өченче кварталга бюджеты расланды.

22.06.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “2018 елда авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләрен уздыруны тәэмин итү бурычлары турындагы” темага селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференция режимында узды.

Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы вазгыять, уңышны җыеп алуга әзерлек, урып-җыю кампаниясе пролемалары турында фикер алыштылар.

22.06.2018

"Татнефть" компаниясе 2017 елда "Стратегия 2025" каралган бөтен максатчан бурычларын үтәде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ акционерлары җыелышында Әлмәттә белдерде. 

Чара "Нефтьче" мәдәният йортында узды. 

Акционерлар җыелышында Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, нефтьле районнар башлыклары, "Татнефть" белән хезмәттәшлек итүче компанияләр вәкилләре катнашты. 

 

22.06.2018

Бүген «Татнефть» ГАҖ акционерлары Директорлар советы тарафыннан кертелгән барлык тәкъдимнәрне дә хупладылар.      

Искәртәбез, «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы Әлмәт шәһәрендә узды.   

Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Ул анда "Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы һәм Директорлар советы утырышында катнаша. 

Чара "Нефтьче" мәдәният йортында уза. 

Битләр: << 961 962 963 964 ( 965 ) 966 967 968 969 970 >>