Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең Сингапурда узучы 9 нчы утырышында катнашты. Комиссия утырышы тәмамланганнан соң «тар» составта ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнама Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышын ачтылар.
Киңәйтелгән составта утырышта катнашучылар Россия белән Сингапур арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү турында, шулай ук инновацияләр һәм цифрлы үсеш буенча Россия-Сингапур хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар.
Сингапурның Россия Федерациясе төбәкләре белән икътисадый хезмәттәшлеге турында төп нотык белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады: «Бу көннәрдә ике ил делегациясенең тырышлыгы белән һәм Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе кысаларында югары дәрәҗәдәге очрашулар, шулай ук соңыннан узачак бизнес-форум Россия белән Сингапур эшлекле даирәләренә киләчәк хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы импульс булыр», - диде ул. «Быел ике ил арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 50 ел тула. Россия һәм Сингапур җитәкчелеге ярдәме белән күп кенә өлкәләр арасында багланышларны үстерү эше алып барыла».
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы белән Сингапур арасында төрле тармаклар буенча берничә уртак документ имзаланган һәм Сингапурның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары белән хезмәттәшлек үстерелә. Беренче чиратта Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы һәм Сингапур Халыкара сәүдәне үстерү комитеты (International Enterprise Singapore) белән. Төбәк өчен мөһим юнәлеш – инновацияләр һәм мәгълүмат коммуникация технологияләре өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү. Моннан тыш, Татарстан Сингапур белән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, махсус икътисадый зоналарны үстерү, шәһәр планлаштыруы һәм архитектур дизайн, эшлекле һәм торак инфраструктурасы, «акыллы» шәһәрләрне үстерү, авыл хуҗалыгы һәм инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлек итә.
«Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының Сингапур белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрендә уңай динамика бар. Үткән ел йомгаклары буенча Татарстан белән Сингапур арасында товар әйләнеше 3 мәртәбә диярлек артты һәм 140 млн. АКШ доллары тәшкил итә», - диде Татарстан Президенты.
Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдән тыш, Татарстан Республикасы Сингапурның дәүләт идарәсе һәм идарәчел кадрлар әзерләү буенча алдынгы тәҗрибәсен өйрәнә. «Татарстанда Эдьюкэйр (Educare) Сингапур компаниясе белән бергәләп «Сингапур проекты» мәгариф программасы гамәлгә ашырылды, ул мәктәпләрдә укыту процессын модернизацияләүгә юнәлгән.
Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнама, шулай ук утырышта башка катнашучылар ике ил арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә Татарстан Республикасының әһәмиятен билгеләп үттеләр.
Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе очрашуында ике яклы документлар һәм 9 нчы утырыш йомгаклары буенча уртак белдерү имзаланды.