Алексей Песошин:Табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт, уртак формалаштырган максатлар безгә республиканың табигый мирасын сакларга мөмкинлек бирә

15.09.2018

Һөнәри бәйрәмнәре –Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән бүген урманчыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

Алексей Песошин һәм РФ экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик республика урман хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсен карадылар. Күргәзмә “Корстон” мәйданчыгында куелган иде.

Аерым алганда,  Саба урман хуҗалыгы “Урманчы кордоны” дигән экспозициясен тәкъдим итте. Анда агач эшкәртү комплексы продукциясе -агач оны һәм икенче дәрәҗәдә куллану продукциясе - бал, агачтан эшләнгән савыт-саба һәм фиточәй бар иде.  

Үзенең сәламләү Алексей Песошин урман хуҗалыгында чын күңелдән үз эшләренә бирелгән кешеләр эшләде һәм эшлиләр, дип билгеләде.

Аның сүзләренчә, бүген урман хуҗалыгы актив үсештә, бу тармакта алдынгы технологияләр үзләштерелә, зур проектлар гамәлгә ашырыла, Саба районында Европада иң зур урман орлыкчылыгы комплексы эшли.

Республикада киң күләмле акцияләр оештырыла – “Татарстанның чиста урманнары”, Урман утырту көне һәм конкурслар – “Иң яхшы урманчылык”, “Иң яхшы питомник”.

Төбәктә 2020 елга кадәр Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасы эшли.

Без сезнең белән Татарстан Республикасының заманча экологик сәясәтен формалаштыруда катнашабыз, диде Алексей Песошин, кунакларга һәм чарада  канашучыларга  мөрәҗәгать итеп.

Аның сүзләренчә, Табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт, уртак формалаштырган максатлар безгә республиканың табигый мирасын сакларга мөмкинлек бирә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.