Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районында эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар Арача җирендә "Балыкчылар авылы" кунакханә-савыктыру комплексында булдылар, инфраструктурасын һәм территориясен карадылар.
Комплекс Казаннан 65 км ераклыкта, күлләр системасы белән әйләндереп алынган, табигый рекреациядә урнашкан.
Территориясендә ял өчен 11 йорт, кунакханә-күңел ачу һәм мунча комплексы, җәйге кафе бар.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комплексны карагач, булган инфраструктураны файдалы кулланырга һәм комплексны яшьләр лагере буларак үстерергә йөкләде.
Инфраструктураның бөтен объектлары балалар һәм яшьләр ялын оештыру нормаларына туры китереләчәк. Комплекс дәүләт милкенә күчкәч, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ведомствосындагы яшьләр сәясәте объектларының берсе була.
Шулай ук Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә комплекс территориясендә тагын һәрберсе 42 кешегә исәпләнгән 5 корпус, ашханә һәм мәдәни үзәк төзелечәк. Лагерь бер вакытта 350 кеше кабул итә алачак.
Комплекс территориясендә төп чараларның берсе Татарстан Студентлары лигасының Студентлар белем бирү форумы булачак. Яңа форматта "Балыкчылар авылы" киләсе елда эшли башлавы көтелә.