Рөстәм Миңнеханов Сингапурда Сәламәтлек йортында һәм Старт-ап инкубаторда булды

19.09.2018

Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе утырышы башланганчы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурда «Kampung Admiralty» сәламәтлек йортында булды һәм Старт-ап инкубатор эшчәнлеге белән танышты.

«Kampung Admiralty» сәламәтлек йорты – деменция белән авыручы (акылга зәгыйфьлек, картлык маразмы) олы яшьтәгеләрне һәм балаларны бергәләп  карау буенча Сингапурдагы беренче проект. Проект олы яшьтәгеләр арасында актив тормыш рәвешен хуплауга юнәлгән. Комплексның үзенчәлеге – анда балалар белән олы яшьтәгеләр вакытларын бергәләп уздыралар.  

Комплекс 2018 елда Сингапурның Вудлендс районында ачылган һәм ике торак кварталын били, анда 100 фатир-студия бар. Кампустагы инфраструктура олы кешеләрне, үз йортларыннан чыгып, күршеләре, дуслары белән аралашуга этәрә һәм олылар өчен җайлы җайланмалар белән җиһазландырылган: грейфер таяклар, зур пандуслар. Комплекста медицина үзәге, кибетләр, иҗтимгый чаралар уздыру өчен түбәсе япкан 1000 кв. м мәйдан бар. Кампус түбәсендә бакча урнашкан, пенсионерлар андагы үсемлекләрне үзләре тәрбиялиләр.

Старт-ап инкубаторда Рөстәм Миңнехановка Сингапур стартап индустриясенең финанслану дәрәҗәсе турында сөйләделәр. Башлангыч инвестицияләр күләме 500-550 мең Сингапур доллары, ул Кремний аланындагыга караганда шактый ким ($900–950). Бүген Сингапурда 2 400дән алып 3 600гә кадәр технологик стартап эшләтеп җибәрелгән. Сингапур хөкүмәте грантларга һәм бизнес-инициативаларга акчасын кызганмый. Сингапурда эре инвесторлардан тыш, арадаш фирмалар да эш йөртә, алар эш башлаучы стартаперларга бизнес-фәрештәләр һәм венчур фондлар вәкилләре белән танышырга ярдәм итә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте