Алексей Песошин Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец белән очрашты

17.09.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Иван Шкловец Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе - Рөстәм Галявовны тәкъдим итте.

Очрашу барышында Федераль хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте алдында торган актуаль бурычлар хакында фикер алыштылар. Шул исәптә хезмәт законнарын саклау буенча дәүләт күзәтчелеге, хезмәткәрләргә үз вакытында хезмәт хакын түләү мәсьәләләре турында.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.