Татарстан Президенты Малайзиягә килде

18.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең Җәүһәр-Бару шәһәренә эш сәфәренә килде. Рөстәм Миңнехановны аэропортта Россия Федерациясенең Малайзиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Валерий Ермолов һәм Җәүһәр штатының Халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Җимми Поа каршы алды.

Җәүһәр-Бару шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Җәүһәр штаты солтаны  Ибраһим Исмаил белән рәсми очрашу уздырырга җыена. Моннан тыш, Татарстан Президенты Forest City инновацион эко-шәһәрен төзү белән танышырга һәм «Искәндәр» икътисадый үсеш зонасы эшчәнлеген өйрәнергә ниятли.

Җәүһәр-Бару – Малай ярымутравының көньягында Җәүһәр солтанатының башкаласы (гарәп теленнән алынган «Җәүһәр» сүзе). Бу – халык саны буенча илнең башкаласы Куала-Лумпурдан соң илнең икенче шәһәре һәм агломерациядә миллион ярымлап кеше яши. Шәһәр – илнең сәнәгать, мәдәният һәм туризм үзәге. Җәүһәргә Малайзиянең чит ил туристларыннан 60 %ы килә, алар күперләр аша күрше Сингапурга баралар. Хәзерге вакытта шәһәр тизләтелгән урбанизация дәверен уза, монда заманча Mount Austin, Forest City һәм башка микрорайоннар барлыкка килә.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте