Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистик партиясе комитетының Шаньдун провинциясе секретаре Лю Цзяи әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан делегациясенең Цзинань шәһәренә (Кытай) эш визиты кысаларында узды.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең (УФСИН по РТ) Яшел Үзән районы Карамалы Тау поселогында урнашкан 5нче төзәтү колониясендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин булды.
Бүген Цзинань шәһәренә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Sinotruk» йөк автомобильләре производстовсы эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан һәм Шаньдун провинциясе үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен зур потенциалга ия. Аны гамәлгә ашыру өчен актив эш алып барырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан-Шаньдун» бизнес-форумындагы чыгышында хәбәр итте. Форум Татарстан делегациясенең Цзинань шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Цзинань шәһәренә (КХР) эш сәфәре кысаларында Шаньдун провинциясе губернаторы урынбасары Жэнь Айжун ханым белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов вице-губернаторга очрашу мөмкинлеге һәм Татарстан делегациясе визитын югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәренә килде. Эш сәфәре барышында ул 4 шәһәрдә – Цзинань, Циндао, Яньтай һәм Тяньцзинь шәһәрләрендә булачак.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Резеда Әхиярованың «Сөембикә» операсы премьерасы узды. Операны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карадылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа сайланган Түбән Новгород Губернаторы Глеб Никитин инаугурациясендә катнашты.
Бүген Игенчеләр сарае каршында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ветеринария хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Хөкүмәт рәисе республиканың барлык шәһәр-районнарыннан белгечләрне сәламләде. Министрлар Кабинетының Баш ветеринария берләшмәсе оешуның 25 еллыгы һәм ветеринария хезмәткәре көне белән тәбрикләде.
Газ-мотор ягулыгында эшләүче 30 “Нефаз” һәм Lotos автобусларын Казанның автопассажир оешмаларына тапшырдылар. Бу тантана “Казан” гаилә үзәгендә узды, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.