Татарстан Республикасы кырларында уңышны формалашытру буенча пландагы чаралар үткәрелә. Кырларда утау һәм корткычларны бетерү, яфрактан тукландыру шартлы 600 мең гектарда башкарылган, ягъни фаразланган мәйданның 19 %.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында мәгариф объектларына капиталь ремонт дәвам итә, болар: гомуми белем оешмалары, балалар өчен мәгариф оешмалары һәм башкалар. 2018 елгы исемлеккә 28 гомуми белем оешмасы кертелгән, шулардан 16 муниципаль мәктәп; 12 коррекцион мәктәп һәм 94 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы Рәисе М.Ш. Шәймиев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С Президентом Республики Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Казахстан Республикасында Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев катнашты.
Бүген Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка Казан федераль университетының мактаулы докторы исеме бирелде.
Тантаналы чара университетныд төп бинасында узды.
КФУ бинасы янында Нурсолтан Назарбаевны һәм башка кунакларны Казахстаннан килеп укучы студентлар каршы алды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумында катнашучылар һәм кунаклар белән очрашты.
Искә төшерәбез, Казанда 2018 елның 14-22 июнендә FISU Volunteer Leaders Academy халыкара форумы уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның олы бәйрәме Ураза гаете намазында катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.
Бүген Татарстанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Иртәгә, 2018 елның 15 июнендә, Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетына барачак, анда Казахстаннан килгән студентлар белән очрашачак. Аннары Казан федераль университеты мактаулы докторы исеме бирү тантанасы булачак.
Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда FIFA Җанатарлар фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.