Татарстан Президенты Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак

18.09.2018

Бүген Малайзиягә эш сәфәреннән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасына килде, иртәгә ул анда Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе эшендә катнашачак, утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максима Акимов һәм Сингапур Республикасы Премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнам рәислегендә узачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Сингапур Республикасы Премьер-министры Ли Сянь Лун белән очрашырга һәм Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында, Илкүләм үсеш министрлыгында һәм Коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министрлыгында, шулай ук «Public Service Comission» дәүләт хезмәте комиссиясендә һәм Сингапурның «Government Technology Agency of Singapore» дәүләт технология агентлыгында эшлекле очрашулар уздырырга ниятли. Тагын Рөстәм Миңнехановның Сингапурдагы эш программасында старт-ап инкубаторда, «Kampung Admiralty» сәламәтлек йортында, «Our Tampines Hub» халыкка хезмәт күрсәтүләр үзәгендә булу, шулай ук Россия-Сингапур бизнес-форумында катнашу һәм Сингапур эшлекле даирәләре белән очрашулар каралган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.