Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна куәте булган изобутилен җитештерүен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин.
Моношәһәрләрне үстерү фонды 2018 елның 21 июнендә Чаллыда “Моношәһәрләрне үстерү академиясе” семинар-конференциясен уздырачак. Бу чарада Идел буе федераль округына кергән 13 төбәкнең 79 күп профильле муниципаль берәмлекләреннән 200 дән артык вәкиле катнашачак дип көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында татар милли бәйрәме Сабантуйда катнашты.
Бүген Алтай краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Башлыгы – Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында «Фирүзә Катунь» туристик-рекреацион типтагы МИЗда булды. Татарстан Президентын Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко озата йөрде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең төп максаты – татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашу, бәйрәм бүген «Фирүзә Катунь» туризм-рекреацион типтагы МИЗ территориясендә узачак. Татарстан Республикасыннан бәйрәмдә Зәй муниципаль районы вәкилләре дә катнашачак.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франция һәм Австралия җыелма командалары футбол матчы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Очрашулар «Казан-Арена» стадионында матч башланганчы уздырылды.
Бүген Казанга француз сәясәтчесе, Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози килде.
«Казан» халыкара аэропортында Николя Саркозины Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында булды. Татарстан Республикасы Президентына Татарстанның дини архитектурасына багышланган «Отражение веры» китабын тәкъдир иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов R&D «Шнейдер Электрик Инновацияләр» үзәген ачу тантанасында катнашты.
Үзәк «Иннополис» махсус икътисадый зонасында ачылды.
Чарада «Шнейдер Электрик» баш башкарма директоры урынбасары, идарәсе әгъзасы Эммануэль Бабо да катнашты.