Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил белән очрашты

18.09.2018

Бүген Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил һәм Джохор штаты халыкара сәүдә һәм инвестицияләр министры Джимми Поа белән очрашты.

Джимми Поа белән очрашуда Татарстан Президенты кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде һәм Россия-Малайзия элемтәләре даими рәвештә алып барылуын ассызыклады. "Татарстан да үз дәрәҗәсендә эшлекле элемтәләргә ярдәм итәргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Джохор штаты солтаны Ибраһим Исмаил белән очрашуда да үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. 

«Джохор штаты - икътисадый мөмкинлекләре буенча иң эре төбәкләрнең берсе, алгарышлы икътисады, инвестицияләр җәлеп итүдә алдынгы урыннарда тора. Биредә нефть химиясе, каучук эшкәртү, химия, электрон, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате үскән. Бу юнәлешләр буенча Джохор штаты һәм Татарстан Республикасы бик охшаш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты 2013 елда биредә булуы турында искәртте. Аның сүзләренчә, уңай якка үзгәрешләр бик сизелә. "Янә "Искәндәр" икътисадый зонасын карарга һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләргә әзербез", - диде ул. 

Татарстан Президенты Джохор солтанына Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә "Россия - ислам дөньясы" статтегик күзаллау төркемен җитәкләвен исәкәртте. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов Джохор делегациясен 11 нче Казансаммитка чакырды, ул 2019 елның апрель аенда узачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.