Яңалыклар

04.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты. 

04.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка килде. Максаты – VIII Петербург халыкара газ форумында (ПХГФ-2018) катнашу. Чара «Экспофорум» күргәзмә үзәгендә оештырылган. 

Форум кысаларында түгәрәк өстәлләр һәм панель дискуссиләре узачак. Белгечләр газ сәнәгате өчен  актуаль инновацион технологияләр җитештерү буенча импортны алмаштыру мәсьәләләрен караячаклар. 

03.10.2018

Татарстан Хөкүмәте, WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты оештыру комитеты һәм РФ Элемтә министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

 

03.10.2018

Бүген «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть-газ химиясенең бөтендөнья базарында нинди стратегия уңышка илтәчәк?» дигән панель дискуссиясендә катнашты.

03.10.2018

Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атнасы» форумы кысаларында «ТАИФ» һәм «Сименс» компанияләре хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантанада «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм  «Сименс»ның Россиядәге президенты Александр Либеров та катнашты. 

03.10.2018

Бүген Мәскәүдә "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумы кысаларында "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ 2033 елга кадәр исәпләнгән 240 млн. евролык Ойлер Гермес (Euler Hermes) иминият полисына озак сроклы кредит килешүен имзалады. Кредит линиясе чаралары "Сименс" белән 495 МВт куәтле яңа электр станциясен төзү проектын гамәлгә ашыруны финанслауга юнәлдерелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнаштылар. 

03.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визитының төп максаты - "Россия энергетика атнасы" энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетиканы үстерү буенча халыкара форумында катнашу.

03.10.2018

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

02.10.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасында үсемлекләр өчен субстратлар - туфрак һәм табигый кушылмалар катнашмасы җитештерүче Grodan заводы ачылды. Анда  Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Даниянең Россиядәге илчесе Карстен Сендергорд,  «ROCKWOOL International» өлкән вице-президенты Томас Келлер,  «ROCKWOOL Russia» генераль директоры Марина Потокер катнашты.

02.10.2018

Татарстанда “Өлкәннәрне карау мәктәбе” пилот проекты эшли башлады. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Битләр: << 961 962 ( 963 ) 964 965 966 967 968 969 970 >>