Бүген Малайзиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Джохор штатының эшлекле даирәләре белән очрашу үткәрде, Forest City инновацион эко-шәһәр төзелеше белән танышты, "Искәндәр" икътисадый үсеш зонасы эшчәнлеген өйрәнде.
Эшлекле даирәләр белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның Малайзия партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бай: "Минем берничә кат Малайзия Премьер-министры Махатхир Мөхәммәд белән очрашканым бар, ә ул 2010 елда республикабызка килгән иде. Малайзиягә визитлар кысаларында мин шулай ук Джохор, Саравак, Пенанг штатлары җитәкчеләре белән очрашканым бар, анда Татарстан-Малайзия эшлекле форумнарын уздырган идек. Шул очрашулардан соң берничә кат Малайзия делегацияләре килде. Малайзия эшлекле даирәләре "Россия - Ислам дөньясы - Казансаммит" халыкара икътисадый саммитында актив катнаша", - һәм Малайзия бизнесы вәкилләрен 2019 елда узачак 11 нче Казансамитка чакырды.
Forest City инновацион шәһәрендә Рөстәм Миңнехановка әлеге шәһәр дүрт ясалма утрауда урнашуын, мәйданы 1,386 гектар булуы турында хәбәр иттеләр. Шәһәрдә премиум-класстагы йортлар, шәһәрне планлаштыру күп катлы һәм яшеллек артында транспорт һәм башка инфраструктураны качыру алымы турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта шәһәр әле төзелеп килә, дүрт утрауның берсендә төзелеш тәмамланган. Утрауларда күп катлы торак йортлар, офис биналарын, парклар һәм сәүдә үзәкләрен, кунакханәләр, ресторан, мәктәпләр төзелүе планлаштырыла.
Проектта биредә 700 мең кеше яшәве көтелә. Аны Country Garden Кытай компаниясе гамәлгә ашыра.
Малайзиягә визиты ахырында Рөстәм Миңнеханов "Искәндәр" икътисадый үсеш зонасында булды. Ул - Малайзиядә генә түгел, ә бөтен Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң эре проектларның берсе. Зона 2217 кв. км мәйданда Джохор штатында урнашкан. Биредә финанс үзәк, сәнәгать-сервис кластеры, диңгез транспорт-логистика кластеры, авиацион транспорт-логистика кластеры бар. Проект фәнни ачышларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Соңгы 11 елда бирегә 54,2 млрд доллар җәлеп ителгән. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нигезендә Джохор штаты халкы санын 2025 елга ике катка арттыру көтелә.