Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районы басуларында бәрәңге алуның барышы белән танышты.
Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Балыкчылар авылы» кунакханә-савыктыру комплексын карады, аннары «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ басуында Арча муниципаль районының җирлекләре башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Татарстан Президентына бәрәңге алу турында сөйләделәр. «Кырлай» агрофирмасы мисалында районда игелүче берничә сезонлы яшелчәнең – чөгендернең, бәрәңгенең, кәбестәнең кайбер сортларын күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Арча районында үстерелгән ике сорт пешкән бәрәңгедән авыз итте.
Аерым алганда, «Кырлай» АФ ҖЧҖнең 9 711 га чәчүлек мәйданы бар. Шулардан бәрәңге 1 мең га. 15 сентябрьгә агрофирмада бәрәңге 400 га мәйданда җыеп алынган, 14,4 мең тонна казылган, уңыш – бер гектардан 360 центнер (ц/га).