Бүген Казанда Красноярскта 2019 елда узачак XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада уты эстафетасы узды. Студентлар уеннары утын Татарстан башкаласының үзәк урамнарыннан 24 факелчы алып барды, алар арасында - иҗтимагый эшмәкәрләр, спорт, мәгариф активистлары, яшьләр һәм атказанган хезмәткәрләре.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс катнаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Александр Усс белән очрашты.
Искәртик, Александр Усс кичә, 9 ноябрь көнне, Красноярскта 2019 елда узачак XXIX Бөтендөнья Кышкы Универсиада уты эстафетасында катнашу өчен, килде.
Казанда Александр Усс 2013 елгы җәйге Универсиада мирасы булган спорт объектларын карый.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровская белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка Россия Федерациясе дәүләт бүләге – Мактау ордены тапшырды.
Тантана Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, орден Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 21.08.2018 № 488 Указы нигезендә тапшырыла.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов күтәрде.
Киңәмшәне муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы комплексында нәтиҗәлекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычын үтәүдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе иң мөһиме.
Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 263 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 15 млн. 135 мең сумлык 391 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петропавловскта Россия белән Казахстан арасында XV төбәкара хезмәттәшек форумы эшендә катнаша. Чара темасы - "Казахстан һәм Россия туризмы үсешендә яңа алымнар һәм тенденцияләр".
Искәртик, форум ике дәүләт башлыгы катнашында уза - Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев.
Форум алдыннан Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаев туризм өлкәсендә уртак программалар мөмкинлекләренә багышланган күргәзмәне карадылар.
Бүген Петропавловскта (Казахстан) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасының туризм тармагы үсеше турында сөйләде.
Искәртәбез, бүген Петропавловскта Россия белән Казахстан дәүләтләре башлыклары катнашында Төбәкара хезмәттәшлек форумы уза.
Быел форумның төп темасы: «Россия белән Казахстан туризмын үстерүнең яңа алымнары һәм тенденцияләре».
Бүген Казанга Красноярск крае губернаторы Александр Усс килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Искә төшерәбез, Красноярск крае губернаторы Татарстанга Универсиада утын башка шәһәргә тапшыру тантанасында катнашу өчен килде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россиядәге “Сименс” компаниясе президенты Александр Либеров белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.