Бүген Казанда «Спорт индустриясенә инвестицияләр» дәүләт-хосусый партнерлык буенча II тармак форумы барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Россия Федерациясе Спорт министрлыгы арасында физик культура һәм спортны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Россия спорт министры Павел Колобков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар.
Татарстанның зур предприятиеләре, WorldSkills чемпионатына үз командаларын әзерләгәндә, ресурс үзәкләренең матди-техник базасын яхшыртуга ярдәм итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ бүлекчәләре хезмәткәрләренә 23 яңа автомобиль ачкычлары тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!
Борылыш чорында, җәмгыятебезнең икътисадый төзелеше һәм сәяси системасында үзгәрешләр әле башланып кына килгән вакытта Россия Федерациясенең беренче булып үз конституция-устав документларын яңарткан субъектлары арасында республикабыз да бар иде.
Татарстан Республикасында тынычлык һәм тату тормыш, халыклар телләрен, мәдәниятларын һәм традицияләрен саклау һәрчак иң өстенлекле максатыбыз. Шул максаттан дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, мәдәният учреждениеләре төзелә, халык коллективлары үсешенә шартлар булдырыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - безнең йортыбыз" республика этно-мәдәни фестиваленең гала-концертында белдерде.
Фестиваль Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры мәйданында Халык бердәмлеге көне уңаеннан уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов изге благоверный князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасында катнашты.
Һәйкәл Казанның Чистай урамында ачылды.
Искәртик, Казанда изге Петр һәм Феврониягә һәйкәл ачу турында карарны Рөстәм Миңнеханов 2015 елның июнь аенда кабул итте. Һәйкәл куюны Рус милли-мәдәни берлек тәкъдим итте.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу дата Ватан тарихының моннан дүрт йөз ел элек булган шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңарта. Ил йөрәген – борынгы Мәскәү Кремлен яулап алган чит ил баскыннарының корал ташлавы Болгавыр заман авырлыкларын тулысынча җиңү чоры башлануга – байтак дәвам иткән, катлаулы дәвергә этәргеч бирде.
Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлекне үстерү Россия-Молдавия мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Комрат шәһәрендә (Гагаузия автоном-территориаль берәмлек башкаласы) узган «Invest Gagauzia - 2018» инвестицион форумында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гагаузия автоном-территориаль берәмлек башлыгы Ирина Влах белән очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Молдавиягә эш визиты кысаларында узды.
Татарстан Республикасының дәүләт ветеринария хезмәтенең агымдагы эшләре турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошинга җиткерделәр.
Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.