Яңалыклар

20.11.2018

Татарстан Парламенты Россия парламентаризмы нигезләрен ныгытуга зур өлеш кертте. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыенда шулай дип әйтте. Бу минутларда чара Тинчурин исемендәге театр бинасында уза.

"ТАССР Югары Советы беренче чакырылышының 80 еллыгы белән котлыйм. Парламент институты илдә 100 елдан артык гамәлдә. Аның формалашуы революцион үзгәрешләрнең катлаулы шартларында узды. Узган гасырның 30 ел азагында каршылыклы чорны искә төшерү җитә: икътисади, социаль өлкәдәге уңышлар массакүләм репрессияләр белән үрелеп барды", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

 

20.11.2018

Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин футбол буенча Дөнья чемпионаты-2018 мирасы концепциясен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында Россия вице-премьеры Ольга Голодец рәислегендә узды.

20.11.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Пирамида" ККК мәйданчыгында узган ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының IX киңәйтелгән утырышында катнашты. Очрашуда республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, 200 дән артык эшкуар катнашты. 

20.11.2018

Бүген Казанның Кабан күле яр буенда мәшһүр татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанига һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелганнарны Мәүлид ән Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган көн белән котлады.

19.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның «Анна Каренина» романы буенча шул исемдәге беренче Казан иммерсив спектакль-сәяхәтендә булды.  

Спектакль Демидов  йортында (элеккеге ЗАГС бинасы, М. Җәлил ур., 7) узды. Әсәрнең төп режиссеры – «Җанлы шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фондына нигез салучыларның берсе, театр режиссеры Диана Сәфәрова. 

19.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә аша "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.

19.11.2018

«Алнас» предприятиесе бүген яхшы үсеш динамикасы күрсәтә, Россия базарындагы урынын киңәйтә һәм экспорт потенциалын арттыра. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Россиядә нефть чыгару өчен электр үзәктән качу насосларынның тулы комплектлы җайланмаларн җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе – «Алнас» предприятиесенең 40 еллыгына багышланган тантанада хәбәр итте. 

Чарада ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты. 

19.11.2018

Бүген Әлмәттә су спорты төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа «Мирас» спорт-савыктыру комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әлмәт мунициципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин, «Главное инвестиционно-строительное управление РТ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.

19.11.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Уралэнергострой» УК» генераль директоы Виктор Суруда белән очрашты. 

Яклар киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында, аерым алганда,  республиканың энергетика инфраструктурасы өлкәсендә.

17.11.2018

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2019 елдагы сайлаулар алдыннан «Бердәм Россия» партиясе барлык негатив факторларны да исәпкә алырга тиеш, шул исәптән кайбер Көнбатыш илләре тарафыннан Россиягә икътисадый басымны да. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» БСП ТТБ конференциясендә хәбәр итте.

Битләр: << ( 941 ) 942 943 944 945 946 947 948 949 950 >>