Рөстәм Миңнеханов SLUSH күргәзмәсендә Россия стендын тантаналы ачуда катнашты

04.12.2018

SLUSH стартаплар конференциясе кысаларында "Сколково" фонды резидентлары белән Татарстан компанияләре Россия экспорт берлеге белән Мәскәү экспорт үзәгенең уртак стендалырнда үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Стендларны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чарада шулай ук Россия Федерациясенең Финляндия Республикасында Тулы вәкаләтле илчесе Павел Кузнецов, "Сколково" фонды президенты Виктор Вексельберг катнаштылар. 

"Безнең барлык партнерларыбызга зур рәхмәтемне әйтәм. Татарстан компанияләренең бу күргәзмәдә катнашу мөмкинлеге бар. Биредә безнең өч стартап тәкъдим ителгән. Күрәбез, SLUSH - бик җитди оешма. Алга таба да бу вакыйгаларда катнашачакбыз", - диде чыгышында ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Россия стендын карады, тәкъдим ителгән проектлар белән танышты. Россия вәкилләре SLUSH күргәзмәсендә ИТ, биомедицина технологияләре, энергия саклау өлкәсендә проектлар тәкъдим иттеләр. 

Шулай ук ТР Президенты Казан компанияләре проектларын да карады, алар урамны "акыллы" яктырту һәм пилотсыз очу системасын тәкъдим иттеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.